Барлык яңалыклар
Новости
15 ноябрь , 11:59

Исереп рульгә утырсаң

Кушнаренко районыннан 39 яшьлек водитель рульгә кабаттан исерек утырганы өчен ирегеннән һәм чит ил машинасыннан мәхрүм калды.

Исереп рульгә утырсаң
Исереп рульгә утырсаң

Башкортстан судларының берләшкән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, беренче хөкем карары 2022 елның мартында чыгарылган булган. Ул вакытта ир-ат шартлы срок белән котылган, тик үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган.

Узган елның декабрендә ул янәдән исерек килеш Volkswagen Tiguan руленә утырган, ләкин ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган.

Кушнаренко район суды карары белән ул гаепле дип табылган. Аны  ике елга иректән мәхрүм итү, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге  җәза билгеләнгән. Автомобиле исә дәүләт файдасына конфискацияләнгән.

Чыганак: Башинформ.

Исереп рульгә утырсаң
Исереп рульгә утырсаң
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: