Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 16:14

Чакмагыш студентлары якташлары белән очрашты

Яшьлек-Хауста үткән очрашуда яшьләрне туган якка эшкә кайтырга чакырдылар.

Чакмагыш студентлары якташлары белән очрашты
Чакмагыш студентлары якташлары белән очрашты

Чарада чыгышлары белән Чакмагыштан булган, бүгенге көндә Уфа вузларында, көллиятләрендә укып йөргән студентлар, район хакимияте вәкилләре, журналистлар  катнашты.

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев үз чыгышында районның бүгенге социаль-икътисади хәле, гамәлгә куелучы проектлар белән кыскача таныштырып үтте. Районда быел бөртеклеләрдән мул уңыш җыелган, социаль өлкәгә зур игътибар бирелә. СВОга гуманитар йөкләр оештырыла. Һәр өлкәдә яшь һөнәр ияләренә ихтыяҗ  булуын билгеләп, очрашуда катнашучыларны укып беткәч, туган якка эшкә, яшәргә кайтырга чакырды.

Районның Якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Гыйндуллин якташларны берләштерүче чаралар турында сөйләде, яшьләрне җәмгыять эшчәнлегендә катнашырга өндәде.

Очрашуда танылган блогер Рөстәм Нәбиевның да катнашуы күңелле сюрприз булды.

Чакмагыш студентлары якташлары белән очрашты
Чакмагыш студентлары якташлары белән очрашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: