0 °С
Кар
Янгын чыккан йортта 93 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапканнар. Мәрхүмәнең мәетен коридорда кызы белән кияве тапкан.
Беренчел версия буенча, янгын электр җиһазларында төзексезлек аркасында барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Карчыкның кызы сөйләвенчә, алдагы көндә генә барысы да тәртиптә булган. Ә бу килүләрендә аларны кухняда янган стеналар һәм түшәм, шулай коридорда корым белән капланган диварлар каршы алган.
93 яшьлек хатын-кызның үлеменә нәрсә сәбәп булуын белгечләргә ачыкларга туры киләчәк.
Чыганак: Башинформ.