Барлык яңалыклар
Новости
11 ноябрь , 13:57

Студент отрядлары слеты

Уфада Идел буе федераль округы студентлар отрядларының IV слетын ябу тантанасы үтте. Ел саен үткәрелә торган чарага Русия Федерациясенең 14 төбәгеннән студент отрядларының иң актив әгъзалары, командирлары, ветераннары һәм кунаклар җыелды.

Студент отрядлары слеты
Студент отрядлары слеты

Быел  студент отрядлары хәрәкәте барлыкка килүгә - 65 ел һәм отрядлар оешуга - 20 ел. Башкортстанда студент отрядлары  60 ел элек барлыкка килде. Хәрәкәтнең хәзерге тарихы исә 10 еллыгын билгели.

Башкортстан Башлыгы Администрациясе җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов, Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, яшьләрне бәйрәм белән котлады. Сәламләү сүзе белән шулай ук Идел буе федераль округы студентлар отрядларының округ штабы җитәкчесе Алексей Владимирович Нагин чыгыш ясады. 

Алар студент отрядларының көн саен үз хезмәтләре белән бу дөньяны бераз яхшырак, игелеклерәк итәргә омтылуын, икътисадка көчләреннән килгәнчә өлеш кертүен билгеләде.

Өч көн дәвамында Идел буе федераль округы рейтингы конкурсының икенче этабы финалистлары җиңү өчен көрәште.

Идел буе федераль округы студентлар отрядларының 14 слетында хәрәкәт үсеше өчен мөһим вакыйгалар булды:

- ИФО хәрәкәте ветераннары советын төзү;

- Идел буе федераль округында студентлар отрядлары гаиләләре советын төзү;

- Идел буе федераль округының округ штабы составын яңадан сайлаулар.

Гадәттәгечә, округ слетын ябуда регион комиссары киләсе слет узачак регион комиссарына бойцовка (формалы киеменең бер өлеше) тапшыра. Быел бойцовка Татарстан Республикасына тапшырылды, алар киләсе елда Идел буе федераль округы отрядларын XV округ слетында кабул итәчәк.

Студент отрядлары слеты
Студент отрядлары слеты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: