-5 °С
Болытлы
Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы үзенең Telegram-каналында хәбәр итә. Инцидент Иглин – Дим тимер юлы участогында була. Күмер төягән 22 вагон рельслардан чыга.
Прокуратурадан хәбәр итүләренчә, бу вакыйгадан каза күрүчеләр булмаган, аның сәбәпләрен тикшерү эшләре башланган. Каза урынына Дим станциясеннән махсус төзекләндерү поезды җибәрелгән. Шулай ук тимер юлында составлар хәрәкәте расписаниесендә үзгәрешләр булмаган, поездлар гадәттәгечә йөри.
“Уфа транспорт прокуратурасы тимер юлы транспортын эксплуатацияләү һәм юл хәвефсезлеге буенча таләпләрнең үтәлүен тикшерә”, – дип хәбәр ителә Telegram-хәбәрдә.
Чыганак: https://ria.ru/