Барлык яңалыклар
Новости
1 ноябрь , 22:46

Украина хәрбиләре Башкортстанга кул суза!

31 октябрь Башкортстанның нефть эшкәртү заводларына пилотсыз очу аппаратлары  һөҗүм иткән.

Украина хәрбиләре Башкортстанга кул суза!
Украина хәрбиләре Башкортстанга кул суза!

Ике очу аппараты радиоэлектрон каршы тору җайланмалары ярдәмендә килеп җиткәнче үк гамәлдән чыгарылган. Берсе завод ихатасында тарттырып куелган махсус тросларга бәрелеп килеп төшкән. Андый саклану барлык мөһим предприятиеләргә дә урнаштырылган. Килеп төшеп шартлаган урында тәрәзә пыялалары кырылган. Кешеләр зыян күрмәгән, предприятиеләр эшчәнлеген дәвам итә.

Әлеге вакыйгалар башлангач Уфа аэропортына самолетлар кабул итү һәм очып китү өч сәгатькә тукталып торган. Шулай ук Самарада да очулар тукталылган.

1 ноябрь Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге уңайдан киңәшмә уздырып, саклану чараларының нәтиҗәле эшләвен билгеләде. Ул шулай ук өстәмә чаралар күрү бурычын да куйды.

Русия Герое, авиация генерал-майоры Сергей Липов дроннар Русия территориясеннән җибәрелгән булуы ихтимал дип саный. Аның фикеренчә, Украинадан Русиягә качак булып килүчеләр арасында да ВСУга эшләүчеләр булуы ихтимал. “Аларның фашизмнан качкан булып кыланып, терактлар буенча заданиеләр алып утырулары да бик ихтимал”, – дип саный генерал-майор.

 

Фото: resbash.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: