Барлык яңалыклар
Новости
29 октябрь 2024, 10:42

Савыт-сабада агу эзләре табылган

Красноярск краеның Кызыл Сопка бистәсендәге фаҗига бар илне тетрәндергән иде. Хәтерегезгә төшерәбез: кичке аштан соң хәлләре начарланып, дүрт баланы һәм аларның әтисен, бишенчегә авырлы ананы хастаханәгә озаталар. Өлкәннәр терелеп чыга ала, әмма балаларның барысы да вафат була. Ниһаять, тикшерүчеләр үткәргән экспертиза нәтиҗәләре билгеле.

Савыт-сабада агу эзләре табылган
Савыт-сабада агу эзләре табылган

Гаиләне тәүдә пилмән һәм тавык ите белән агуланган, дип уйлаганнар иде, ләкин кулланылган азык-төлектә бернинди зарарлы нәрсә дә табылмаган.  Шуннан соң тикшерүчеләр  агулануның бүтән версиясен карый башлаган. Ул да булса, шул көнне гаилә башлыгының фатирда бөҗәкләргә каршы агу сиптергәне ачыкланган. Шулай ук бөҗәкләргә каршы агу порошоклары махсус урында сакланмаган. Фатирда вентиляция белән дә проблемалар булган.

Тикшерүчеләр Новосибирскида дихлофос җитештерүче завод хезмәткәрләреннән дә сорау алган. Җитештерелгән продукция нормаларга ярашлы, дип табылган. 

Экспертиза нәтиҗәләренә ярашлы, фатирдагы  савыт-саба өслегендә инсектицид  компонентлары эзләре табылган.  Ягъни гаиләнең агулануының өстенлекле версиясе булып инсектицид  компонентларының организмга эләгүе тора. 

Чыганак: ТАСС.

Фото: freepik.ru.

Савыт-сабада агу эзләре табылган
Савыт-сабада агу эзләре табылган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: