-3 °С
Болытлы
Кытайның электрокарлар җитештерүче XPeng заводы оча торган автомобильләр җитештерү заводын төзи башлаган.
Предприятие Кытай халык республикасының көньягындагы Гуанчжоу шәһәрендә төзеләчәк, дип хәбәр итә "Синьхуа" агентлыгы. Бу җитештерү базасы оча торган Xpeng Aeroht автомобильләрен күпләп җитештерү буенча дөньяда беренче завод булачак, диелә хәбәрдә. Шул рәвешчә, Кытай бу өр-яңа һәм перспективалы өлкәдә Көнбатыш илләрен дә узып китәргә җыена.
Чыганак: life.ru.