Новости
29 Октября 2024, 04:27

430 меңлек кысла тоткан

Дүртөйле районара прокуратурасы  рөхсәтсез рәвештә кысла тотучыга җинаять эше ачкан.

430 меңлек кысла тоткан430 меңлек кысла тоткан
430 меңлек кысла тоткан

Уылдык чәчү урыннарында  биологик ресурсларны законсыз аулау һәм мәгълүматны маркировкаламыйча товар һәм продукция җитештерү, сатып алу, саклау, күчереп йөртү яисә сату маддәләре буенча аңа гаепләү белдерелә.

РБ прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ул 2023 елның октябреннән ноябренә кадәр "Балтачевская старица" сулыгында 50 ау-ятьмә ярдәмендә гомуми массасы 180 кг булган 4 меңнән артык елга кысласы тоткан.

Гаепләнүче законсыз табышны металл елымнарда саклаган һәм сатканда маркировка кулланмаган. Җинаятьчел гамәлләре белән  әйләнә-тирә мохиткә 430 мең сумлык зыян салган.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эшен  карау өчен судка җибәргәннәр.

Чыганак: Башинформ.

430 меңлек кысла тоткан
430 меңлек кысла тоткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас