+22 °С
Облачно
Билгесез затлар әкияти персонажларның скульптуралары ваткан һәм уен мәйданчыгындагы яктырткычларга зыян салган. Курчак театрының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, театр каршындагы территориядә урнашкан объектлар театр карамагында түгел, алар өчен шәһәр җаваплы.
Бу мәйданчыкта "Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары" әсәре геройларының скульптураларыннан тулы бер ансамбль булдырылган. Спектакль карарга килгән нәниләр анда гүя әкият иленә килеп эләгә. Кызганыч ки, хулиганнарда матурлыкка соклану хисе юк, ахрысы.
Әлеге вакытта сыннарны ремонтка алып киткәннәр.
Чыганак һәм фоточыганак: Башинформ.