Новости
28 Октября 2024, 12:05

Хатын-кызлар госпитальләргә ярдәм күрсәтә ала

Зөһрә Гордиенко, госпитальләрдә эшләргә теләүчеләрне махсус отрядларга оештырырга кирәк, дип белдерде.

Хатын-кызлар госпитальләргә ярдәм күрсәтә алаХатын-кызлар госпитальләргә ярдәм күрсәтә ала
Хатын-кызлар госпитальләргә ярдәм күрсәтә ала

Башкортстанда хәрби госпитальләрдә эшләргә теләүче хатын-кызлар бар. Алар, яралыларны тәрбияләү өчен, хәрби госпитальләр эшли торган төбәкләргә актив рәвештә бара, әмма шул ук вакытта үзләрен хәвеф астына куярга мөмкиннәр. Башкортстанның туризм министрлыгы бу вәзгыятьне көйләргә тәкъдим итте. 28 октябрьдә ЦУРдагы оператив киңәшмәдә министрлыкның башлыгы Зөһрә Гордиенко госпитальләрдә эшләргә теләүчеләрне махсус отрядларга оештырырга кирәк, дип белдерде. "Безнең республикада мондый ихтыяҗ бар. Мин бу эшне  гумконвойлар белән оештыруны теләр идем", - диде ул. 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров идеяне хуплады һәм ирекле шәфкать туташларын Оборона министрлыгының төп медицина идарәсе аша аеруча ярдәм кирәк булган урыннарга җибәрергә тәкъдим итте.

Чыганак: Аргументы и факты.

 

 

Хатын-кызлар госпитальләргә ярдәм күрсәтә ала
Хатын-кызлар госпитальләргә ярдәм күрсәтә ала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас