Новости
24 Октября 2024, 05:49

БРИКС саммиты уңышлы уза

"БРИКС саммиты Казанда 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр уза һәм Русиядә уздырылган иң масштаблы тышкы сәяси чараларның берсе булып тора", - дип яза РИА Яңалыклар агентлыгы.

БРИКС саммиты уңышлы узаБРИКС саммиты уңышлы уза
БРИКС саммиты уңышлы уза

"БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга 36 ил вәкиле килде. Аларның 22се югары дәрәҗәдә тәкъдим ителгән. Бу чираттагы тапкыр Русияне изоляцияләү буенча Көнбатыш планының уңышсызлыкка очравын раслый, -  дип белдерде Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында. - БРИКС илләренә планетаның бөтен халкының яртысы диярлек туры килә. Алар алдынгы темплар белән үсә һәм шул ук вакытта тотрыклылыкны күрсәтә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча дөнья эчке тулаем продуктында төркем илләре өлеше 36,7% тәшкил итәр дип көтелә".

Казан аэропортында кунакларны чәк-чәк белән каршы алдылар.

Владимир Путин XVI БРИКС саммитын уздыру уңаеннан Русия Президенты исеменнән тантаналы кабул итү чарасында чыгыш ясады.

Шулай ук, Русия Президентының Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Владимир Путин байтак илләрнең вәкилләре белән икеяклы  очрашулар үткәргән. 

Фоточыганак: Татарстан Рәисенең Матбугат хезмәте.

БРИКС саммиты уңышлы уза
БРИКС саммиты уңышлы уза
БРИКС саммиты уңышлы уза
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас