Зөлфия Фәнис кызы төзегән сценарий бик бай, кызыклы һәм тирән эчтәлекле иде. “Оныткандыр дисеңме?”, “Күзләреңә карыйм”, “Тулган ай”, “Ул чорлар”, “Әйләнеп карама”, “Бас, әнием, аякларыңа”, “Авыргазым-Талбазым”, “Таһир-Зөһрә” һәм башка үзе иҗат иткән җырлары (сүзләре, көе, аранжировкасы да үзенеке) шигырь-нәсерләре белән чиратлашып барды.
Төрле темага язылган әсәрләр яңгырады: Туган җир, Туган як, кече Ватан, табигать, мәхәббәт, хәрбиләргә багышланган шигырьләрен җиренә җиткереп, оста итеп башкарып, кунакларны таң калдырды. (“Балачак белән очрашу”, “Ана белән бала”, “Диңгез шавы”, “Иҗат”, “Туган ягым”, “Эзлисеңдер”, “Солдатлар”, “Мәхәббәт яңгыры” һ. б. ).
Сценарийның “Елмаеп – көлеп алыйк” рубрикасында күпкырлы талант иясе Зөлфия Газиева юмористик шигырьләрен кызыклы һәм сәнгатьле итеп укып ишеттерде (“Курортта”, “Кадерле кунак”, “Гашыйк булу”).
Кече һәм урта яшьтәге балаларга багышлап язылган әсәрләрендә яттан сөйләде (“Җиләкле чиләк”, “Күркә”, “Чаптар ат”). Байтак җыр һәм шигырьләренең премьералары яңгырады. Күптән түгел генә иҗат иткән мөнәҗәтен башкаруы да – күпләр өчен сюрприз булды. Шигырьләре, җырлары арасында аңлатмалар биреп алырга да өлгерде.
Дин темасына аерым тукталды. “Исәнлек бир, Ходай!”, “Аллаһ сакласын!” исемле шигырьләре яңгырады. Кыскача гына өзекләрне мавыктыргыч итеп укып, үзе иҗат иткән хикәяләре белән дә таныштырды.
Кыскасы, ике сәгатьтән артык барган иҗат кичәсен Зөлфия Газиева үзе ачып җибәрде, үзе алып барды, үзе чыгыш ясады. Хәтта Төркия кунагына кадәр ( Езджан Перски) үзенең соклануын яшермәде: “Безнең алда чын иҗат кешесе чыгыш ясады”, дип, рус телендә сүз тотты.
Зәки Вәлиди исемендәге Башкортстан милли китапханәсе вәкиле Илдар Кирәев, Башкортстан язучылар берлегенең Татар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләйманов, “Мәҗит Гафури – 21 гасыр” җәмгыять киңәшмәсе рәисе Люция Камаева, үзе дә каләм тибрәтүче, әдәбият, сәнгать сөюче, запастагы майор Адис Нуретдинов, үзләренең иң матур, иң изге теләкләрен җиткереп, Зөлфия Фәнис кызына кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр, киләчәктә дә шундый күркәм очрашулар көтеп калуларын белдереп, чыгыш ясадылар, Мактау хатларын, бүләкләрен тапшырдылар.
Уфа шәһәренең тарихи урынында урнашкан, милли стильдә, зәвык белән бизәлгән “Кунак” кафесы иҗат кичәсен үткәрү, кунакларны каршы алу өчен бик уңайлы булды.
Гомумән, Зөлфия Фәнис кызы Газиеваның “Көзге моңнар” дип аталган иҗат кичәсе бик җылы мохиттә узды һәм барысының да күңеленә хуш килде. Кичә тәмамланганнан соң да кунаклар таралышырга ашыкмады. Бергәләп фотога төшү оештырылды. Үзара якын мөнәсәбәттә сөйләшүләр, тәэссоратлар белән уртаклашу дәвам итте.
Алтын нурларга манчылган, хисле моңнарга чорналган “Көзге моңнар” кичәсе катнашучыларның хәтерендә әле бик озак сакланыр.
Иҗат чишмәң беркайчан да, саекмасын, Зөлфия! Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, иҗади биеклекләр сиңа!
Раушания НАРБУТ, журналист, Уфа шәһәре.
Фотода сулдан уңга: төрек тәрҗемәчесе Езджан Перски, Зәки Вәлиди исемендәге Башкортстан милли китапханәсе вәкиле Илдар Кирәев, күпсанлы халыкара фестивальләр лауреаты Зөфия Газиева, Башкортстан Язучылар берлегенең Татар бүлеге җитәкчесе Руслан Сөләйманов, “Мәҗит Гафури – 21 гасыр” фонды рәисе Люция Камаева, запастагы майор Адис Нуретдинов.