Быел 24-25 октябрьдә Уфада "Киртәләрне җимереп" ("Ломая барьеры") III Бөтенрусия форум-күргәзмәсе узачак. Аның төп темасы - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне комплекслы тернәкләндерү системасын формалаштыру.
Форумның күргәзмә өлешендә реабилитация өлкәсендәге төрле яңа эшләнмәләр (ишетү, күрү, терәк-хәрәкәт аппаратлары) тәкъдим ителәчәк.
Чара халыкара форматта үтә һәм хакимият, бизнес, иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен берләштерәчәк һәм иң яхшы инклюзив тәҗрибәләрне тәкъдир итү өчен уникаль мәйданчык булачак.
Форумда катнашырга теләсәгез, аның рәсми сайтында теркәлү үтә аласыз: https://lomaya-bariery.bashkortostan.ru.