Көрәшче, Русия һәм Америка спортчысы, Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Джефф Монсон Уфаның төп мәчетендә (Тукай урамындагы җәмигъ мәчете) кәләше Екатерина белән никах укытты.
"Безнең коллегабыз, депутат Джефф Монсон кәләше Екатеринага мөселман гореф-гадәтләре буенча өйләнде", — дип хәбәр итә үзенең телеграм-каналында Башкортстанның Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Рөстәм Әхмәдинуров.
Билгеле булуынча, элегрәк Джефф Монсон ислам кабул иткән иде. Бу вакыйга Мәскәүдә Корбан гаете уңаеннан Европа мөселман форумы тарафыннан оештырылган тантаналы чара вакытында булды.
Туй мәҗлесен яшьләр 2025 елның язында үткәрергә ниятли.
Чыганак һәм фото: Башинформ.