Новости
9 Октября 2024, 06:46

Тычкан бизгәге белән кем ешрак авырый?

Геморрагик бизгәк белән, гадәттә, 20 дән 50 яшькә кадәрге ир-атлар авырый.

Тычкан бизгәге белән кем ешрак авырый?Тычкан бизгәге белән кем ешрак авырый?
Тычкан бизгәге белән кем ешрак авырый?

Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең  Башкортстан буенча эпиднадзор һәм санитария саклау бүлеге башлыгы урынбасары Эльвира Солтанова хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, бу хәл ир-атларның авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләренә ешрак җәлеп ителүе, шулай ук аларның балыкка һәм ауга йөрергә яратуы белән аңлатыла.

Әмма, гомум алганда, тычкан бизгәге йоктыру куркынычы барлык яшьтәге кешеләр һәм социаль төркемнәргә яный. 

 "2024 елның 9 аенда бу авыруның 114 очрагы теркәлгән. Аларның иң күп өлеше сентябрь-ноябрьгә туры килә, шуңа күрә, табигатькә чыкканда профилактика чаралары турында онытырга кирәкми. Инфекциянең төп таратучысы - җирән кыр тычканы", - дип билгеләде ведомство вәкиле.

Фото: Freepik.

 

Тычкан бизгәге белән кем ешрак авырый?
Тычкан бизгәге белән кем ешрак авырый?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас