Барлык яңалыклар
Новости
3 октябрь , 10:09

Ай эчендә магма бар

Галимнәр Айның эчке структурасы турында яңа мәгълүматлар тәкъдим итте.

Ай эчендә магма бар
Ай эчендә магма бар

Баксаң, аның каты мантиясе һәм металл үзәге (төше) арасында өлешчә эрегән магма катламы булырга мөмкин икән.

Бу нәтиҗәләр "AGU Advances" журналында бастырылган һәм Ай төзелешен һәм эволюциясен аңлауга сизелерлек үзгәрешләр кертергә мөмкин.

Ачышка Айның Җир һәм Кояш гравитацияләре тәэсирендә килеп чыккан су күтәрелеше эффектларын анализлау юлы белән килгәннәр. Тарту көче Җирнең формасына, океан-диңгез суларына көчле тәэсир ясый һәм  алар үз чиратында Айга йогынты ясый, аның формасын һәм гравитация кырын үзгәртә.

Айның бу көчләргә реакциясен өйрәнү галимнәргә аның эчке структурасы турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Тикшеренүчеләр бу максаттан НАСА Gravity Recovery and Interior Laboratory (GRAIL) һәм Lunar Reconnaissance Orbiter спутник миссиясе мәгълүматларын файдаланган. Бу мәгълүматлар Айның гравитацион кырының айлык гына түгел, еллык үзгәрешләрен дә теркәргә мөмкинлек биргән.

Чыганак: Лента.ру.

Фото: Freepik.

Ай эчендә магма бар
Ай эчендә магма бар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: