Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь , 09:55

Мидә – микропластик

Ул кеше миенә борын аша үтеп керә икән.

Мидә – микропластик
Мидә – микропластик

Пластик кисәкчәләре кайда гына юк! Океанда, җирдә, космоста. Ул хәтта кеше тәнендә дә табыла. 

Бразилия галимнәре кеше миенең ис сизү төеннәрендә  микропластик кисәкчәләрен тапкан. Ягъни микропластик сулыш юллары аша баш миенә кадәр  үтеп керә алган.

Тикшеренүгә 33 яшьтән алып 100 яшькә кадәрге вафат булган 15 кешенең гәүдәсен җәлеп иткәннәр. Аларның сигезенең миендә  5,5 дән 26,4 микрометр зурлыгындагы микропластик табылган.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: Freepik.

Мидә – микропластик
Мидә – микропластик
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: