Новости
30 Сентября 2024, 04:25

Үсмерләр пенсионерга һөҗүм иткән

Октябрьский шәһәрендә яшүсмерләр өлкән яшьтәге ир-атка ташланган. Бу хакта видео социаль челтәрләргә таралды.

Үсмерләр пенсионерга һөҗүм иткәнҮсмерләр пенсионерга һөҗүм иткән
Үсмерләр пенсионерга һөҗүм иткән

Нәтиҗәдә, тикшерүчеләр хулиганлык турында җинаять эше кузгатты.

Шул тирәдән узып баручы хатын-кыз конфликтны туктатырга омтылгач кына, һөҗүм итүчеләр вакыйга урыныннан качып китә. Аларның кешелексез кылыгы РФ Җинаять кодексының 213 маддәсендәге 2 нче бүлектә билгеләнгән җинаятькә (бер төркем затлар тарафыннан кылынган хулиганлык) карый.

Тикшерүчеләр зыян күргән ир-атның һәм аңа һөҗүм итүчеләрнең шәхесен ачыклый.

Чыганак: ТАСС.

Үсмерләр пенсионерга һөҗүм иткән
Үсмерләр пенсионерга һөҗүм иткән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас