Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь , 10:44

Башкорт теленнән онлайн-олимпиада

Онлайн-олимпиада 9-11 октябрьдә үтәчәк.

Башкорт теленнән онлайн-олимпиада
Башкорт теленнән онлайн-олимпиада

Проект Башкортстан Республикасының Гражданнар җәмгыятенә булышлык итү фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Оештыручылары: Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы һәм яшьләрнең башлангычларына булышлык итүче «Мирас» фонды.

Олимпиадада катнашучылар өчен төрле дәрәҗәдә онлайн-тест сораулары әзерләнгән:

Башлангыч дәрәҗә – башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;

Иркен аралашучылар дәрәҗәсе – башкорт телендә иркен аралашучылар өчен;

Башкорт теленең диалектлары – башкорт теленең диалектлары белән кызыксынучылар өчен.

Олимпиадада катнашу өчен https://basholimpiada.ru/ сайтында теркәлергә кирәк. Тест үтү  вакыты 45 минут, иң күбе 100 балл җыярга мөмкин.

Җыелган баллар һәм олимпиадада катнашу турында сертификатлар биреләчәк.

Башкорт теленнән онлайн-олимпиада
Башкорт теленнән онлайн-олимпиада
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: