Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь , 09:42

Раевка хастаханәсендә яңа машина

Раевка авылындагы үзәк район хастаханәсенә яңа "Лада Гранта" автомобиле кайтартылды.

Раевка хастаханәсендә яңа машина
Раевка хастаханәсендә яңа машина

Транспорт "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча алынган. Уңайлылык өчен машинада кондиционер бар, алгы утыргычлар җылытыла. Тышкы көзгеләрне җылыту системасы,  хәвефсезлек мендәрләре куелган. Утыргычларның чехоллары ясалма күннән, бу аларны дезинфекцияләүгә чыдам итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу хастаханәнең гомумдәүләт проекты буенча алган дүртенче автомобиле. "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" проекты чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә табиблар һәм шәфкать туташлары эше өчен лаеклы һәм уңайлы шартлар тудырыла. Әлбәттә, бу районыбызның ерак авылларында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга ярдәм итә", – ди учреждениенең баш табибы Венер Изикаев. 

Раевка хастаханәсендә яңа машина
Раевка хастаханәсендә яңа машина
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: