Конкурсны Русия Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенрусия мәгариф профсоюзы оештыра, операторы – Бөтенрусия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге.
Бу конкурс чирек гасырдан артык инде тыгыз һөнәри бергәлек формалаштырып, иң яхшы педагогик һәм тәрбияви тәҗрибәләрне бөтен илгә таратырга ярдәм итеп, өстәмә белем бирү системасында иң яхшы укытучыларны берләштерә. Бу өлкәдә ул төп конкурс дип юкка гына саналмый. Быел финал 23-27 сентябрьдә Уфада узачак, чөнки узган елгы бәйгенең абсолют җиңүчесе Татьяна Воробьева биредә эшли.
Тантаналы чара барышында лауреатлар бүләкләнәчәк һәм 2024 елда иң яхшы өстәмә белем педагогы игълан ителәчәк. Гадәттәгечә, нәкъ менә шушы бәйгедә педагогик хезмәткәрләр өчен төп һөнәри конкурслары ачыла.
Быел конкурсның читтән торып уздырылган федераль этабында илнең 82 төбәгеннән 454 педагог катнашты, шуларның 90 ы финалист дип табылды. Жюри аларның осталык дәрәҗәсен тугыз номинациядә бәяләячәк. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар белән эшләүче иң яхшы педагогларны ачыклаячаклар.
Моннан тыш, педагоглар үзләренең һөнәри дәрәҗәсен "Һөнәри дебют" һәм "Остазлык" номинацияләрендә күрсәтчәк. Чара турында өстәмә мәгълүматны «Йөрәгемне балаларга бирәм» («Сердце отдаю детям») конкурсының рәсми сайтында белергә мөмкин.