Барлык яңалыклар
Новости
20 август , 12:35

Яңа реабилитация үзәге ачылачак

Башкортстанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елында балалар өчен 80 урынлык яңа тернәкләндерү үзәге ачылачак.

Яңа реабилитация үзәге ачылачак
Яңа реабилитация үзәге ачылачак

Бу хакта үз социаль челтәрләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Уфада яңа тернәкләндерү үзәген төзергә мин берничә ел элек авыру балаларның әниләре белән очрашуда вәгъдә иткән идем. Ул октябрь аенда  ачылачак. Үзәк "Салют" шифаханә-савыктыру лагере базасында төзелә. Урыны - уникаль, урман массивында. Башкортстанның эре медицина учреждениеләреннән ерак түгел, шәһәр чигендә", - ди төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, тернәкләндерү үзәге стационар хезмәт күрсәтү өчен 80 койка-урынга исәпләнгән. Анда балаларга диагностика һәм медик-социаль тернәкләндерү чаралары үткәреләчәк. Шулай ук аның базасында  башлангыч, урта мәктәпнең җайлаштырылган программалары, төп һәм өстәмә программалар буенча 192 балага исәпләнгән белем бирү үзәге эшләячәк.

Чыганак: Башинформ.

Яңа реабилитация үзәге ачылачак
Яңа реабилитация үзәге ачылачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: