Барлык яңалыклар
Новости
16 август , 14:53

"Башкорт аты" берләштерә!

Башкортстанның Баймак районындагы Граф күле ярында "Башкорт аты" III халыкара башкорт токымлы атлар фестивале уза.

"Башкорт аты" берләштерә!
"Башкорт аты" берләштерә!

Фестиваль ел  меңнәрчә кешене җыя. Чара елкычылык өлкәсендә эшләүче белгечләрне һәм галимнәрне, декоратив-гамәли сәнгать осталарын, кәсепчеләрне, рәссамнарны, иҗат коллективларын, фольклорчыларны, этнографларны, спортчыларны һәм ат яратучыларны берләштерә.

Быелгы фестивальдә Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Кытай һәм Үзбәкстаннан делегацияләр килде. 

Программа бай: бүген ат парады һәм «Башкорт токымының иң яхшы вәкиле» республика конкурсы, «Тай-тулаҡ», «Ауҙарыш» ат спорты ярышлары, «Асак» финал уены һәм ат спорты чабышлары көтелә.

Шулай ук физкультура-спорт программасы кысаларында милли көрәш, мас-рестлинг, самбо, аркан тартышу буенча республика турнирлары, милли уеннар, җәядән ату буенча «Ирәндек мәргәне» ачык республика турниры, «Урал Батыр» халыкара турниры узачак,  ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү дә каралган.

Бай мәдәни программа көтелә. Монда Башкорт дәүләт Курчак театры тамашасы да, Милли китапханә күргәзмәсе дә, "Кумысфест" фестивале дә, Татьяна Носованың " Ирекле атлар" шоу- программасы, концерт һәм башка бик күп төрле чаралар булачак.
Фестивальгә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның килүе, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм ат үрчетүчеләр белән очрашуы көтелә.


Чыганак: Башинформ, "Кызыл таң".

"Башкорт аты" берләштерә!
"Башкорт аты" берләштерә!
"Башкорт аты" берләштерә!
"Башкорт аты" берләштерә!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: