Барлык яңалыклар
Новости
15 август , 10:37

Телефон номерын алыштырсагыз...

Яңа номер алсагыз, искесен онлай банк кушымтасыннан аерырга онытмагыз! Нефтекамада яшәүче 66 яшьлек кеше шул рәвешчә 640 мең сум акчасыннан колак каккан, җитмәсә, аның исеменә 800 мең сумлык кредит алганнар.

Телефон номерын алыштырсагыз...
Телефон номерын алыштырсагыз...

Нефтекамск шәһәрендә 66 яшьлек ир мошенникларның корбаны булган. Ул да булса, ул  телефон номерын алыштырган, әмма иске номерны банк кушымтасыннан "аерырга" кирәклеге турында белмәгән.

Нәтиҗәдә, банк кредит буенча взнослар түләүне таләп иткән, ләкин ул бернинди кредит алмаган булмаган.

Пенсионер банкка киткән һәм ауың исеменә 800 мең сум кредит  рәсмиләштерелүен ачыклаган. Моннан тыш, аның картасында булган 640 мең сум акч юкка чыккан.

Ачыклануынча, номерның яңа хуҗасы кушымтага керә алганын аңлаган һәм урлашырга карар кылган.

Полиция бу эшне тикшерергә тотынды, дип хәбәр итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Фото: freepik.

Телефон номерын алыштырсагыз...
Телефон номерын алыштырсагыз...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: