Барлык яңалыклар
Новости
14 август , 09:47

Курск өлкәсеннән килгән балалар Дүртөйледә ял итәчәк

Без Курск өлкәсендә зыян күрүчеләрне Башкортстанда кабул итәргә әзербез, дип билгеләде Радий Хәбиров.

Курск өлкәсеннән килгән балалар Дүртөйледә ял итәчәк
Курск өлкәсеннән килгән балалар Дүртөйледә ял итәчәк

Башкортстан Республикасы Курск өлкәсеннән 34 баланы һәм аларны озатып килүче  сигез кешене кабул итте. Кунакларны БР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, медицина хезмәткәрләре һәм башкалар каршы алды.

12 августа БР Башлыгы Хөкүмәтнең Республика белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмәсендә Башкортстанның зыян күргән Курск өлкәсе халкын кабул итәргә әзер булуын белдергән иде.  ”Сез барыгыз да Курск өлкәсендә нинди хәлләр барганын күрәсез. Хәл бик авыр. Без Курск өлкәсе җитәкчелеге белән бәйләнешкә чыктык. Мин аңа халыкны, балаларны кабул итәргә әзер булуыбызны расладым. Бу безнең төп бурычыбыз. Кабатлап әйтәм: без зыян күрүчеләрне кабул итәргә әзербез“, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Курск өлкәсеннән килүчеләр Дүртөйле районындагы шифаханәдә һәм балаларны сәламәтләндерү лагеренда урнашачак.

Фото: БР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Курск өлкәсеннән килгән балалар Дүртөйледә ял итәчәк
Курск өлкәсеннән килгән балалар Дүртөйледә ял итәчәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: