Барлык яңалыклар
Новости
13 август , 09:16

«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша

Фестиваль урамнарны бизәүче яшь рәссамнарны берләштерә. Мәсәлән, Уфадагы Комсомол урамындагы 17нче санлы йортны Лилия Синюкова бизәгән. Аның эше  "Гаилә – безнең киләчәк мирасыбыз" дип атала. Әлеге вакытта финалга чыгучылар өчен тавыш бирү бара. Якташыбызга ярдәм итәсегез киләме? Лилиягә тавыш бирү өчен бушлай 8 (800) 301-50-23 номерына шылтыратырга һәм финалистның номерын (№ 1) әйтергә кирәк. 

«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша
«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша

«ФормART» стрит-арт фестивале – Идел буе федераль округының урам сәнгатен үстерүгә, яшь рәссамнар иҗатына ярдәм итүгә һәм аларны уңайлы заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгатьчә бизәүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән иҗтимагый проект.

Анда Русия Федерациясе гражданнары булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге рәссам һәм һәвәскәр рәссамнар катнаша ала. Профессиональ стрит-артның төп конкурсында катнашу өчен Идел буе федераль округы территориясендә даими яшәү мәҗбүри.

Фестиваль хакында тулырак: https://formartpfo.ru/about.

«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша
«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша
«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша
«ФормART» стрит-арт фестивале азагына якынлаша
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: