Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2024, 09:30

Фоторәссамнардан Уфа юбилеена шәп бүләк

Радий Хәбиров "Уфага мәхәббәт белән" фотоэкспозициясен карарга чакыра.

Фоторәссамнардан Уфа юбилеена  шәп бүләк
Фоторәссамнардан Уфа юбилеена шәп бүләк
Танылган әдип Роберт Рождественскийның кызы, "Тарих кәрваны" журналындагы "Шәхсия коллекция" фотопроекты авторы, Русия сәнгать академиясенең шәрәфле әгъзасы Екатерина Рождественская һәм Башкортстанның күренекле фоторәссамнары Рәиф Бадыков,  Вячеслав Стрижевский  Уфаның 450 еллыгына махсус  экспозиция тәкъдим итте.
"Уфага мәхәббәт белән" дип аталган бу күргәзмәдә башкалабызның танылган спортчылары, язучылары, музыкантлары, сәяси эшлеклеләренең фотолары, Уфа шәһәре күренешләре урын алган.
"Рәиф Бадыков һәм Вячеслав Стрижевский эшләрендә Уфа тарихы чагыла", дип яза Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битендә.
Ул шулай ук авторларга "осталык һәм уникаль караш" өчен рәхмәт белдерә. "Бу Уфаның 450 еллыгына искиткеч бүләк",  дип билгели ул һәм башкортстанлылырны, башкала кунакларын республиканың Милли музеендагы күргәзмәне карарга чакыра.
 
Фоторәссамнардан Уфа юбилеена  шәп бүләк
Фоторәссамнардан Уфа юбилеена шәп бүләк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: