Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2024, 09:57

Ятьмәдән котылып, яугирләргә ярдәм итеп була

Балык тота торган ятьмәләр дроннардан саклый ала. Аларны Уфаның Киров урамында урнашкан Гуманитар ярдәм җыю үзәгендә җыялар.

Ятьмәдән котылып, яугирләргә ярдәм итеп була
Ятьмәдән котылып, яугирләргә ярдәм итеп була

Балык тотуда законсыз кулланыла торган ятьмәләр дроннардан саклануда кулланыла ала, һәм алар СВОда кирәк.

Башкортстан Республикасындагы Халык фронтының башкарма комитеты җитәкчесе Виталий Брыкин: "Законсыз кәсеп белән шөгыльләнүче һәркемнең алгы сызыкта сугышчан бурычларны үтәүче якташларыбызга ярдәм итү мөмкинлеге бар. Анонимлык гарантиялибез. Беренче 3000 метр ятьмә-челтәрне бер уфалы тапшырды да инде. Алдагы гуманитор конвой белән без ятьмәне алгы сызыкка җибәрәчәкбез», – дип сөйләде.

Халык фронтының Гуманитар ярдәм җыю үзәге Уфа шәһәрендә, Киров урамы, 1-138 адресы буенча урнашкан.

Фото: wirestock; Freepik.

Ятьмәдән котылып, яугирләргә ярдәм итеп була
Ятьмәдән котылып, яугирләргә ярдәм итеп була
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: