Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2024, 10:08

Классик музыка яратасызмы?

Башкортстан дәүләт оркестры Уфада «Көз романтикасы» II классик музыка фестивален тәкъдим итә. Ул 22-24 августта Совет мәйданында уза, концертлар 19:00 сәгатьтә башлана. 

Классик музыка яратасызмы?
Классик музыка яратасызмы?

Фестиваль Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмендә уза.

Фестивальне ачуда (22 август) катнашалар: Башкортстан Республикасының баш дирижеры, Башкортстанның халык артисты Дмитрий КРЮКОВ җитәкчелегендәге Дәүләт академия симфоник оркестры, Русиянең халык артисты Денис МАЦУЕВ (фортепиано), Русиянең атказанган артисты, БРның халык артисты Илдар АБДРАЗАКОВ (бас), Русиянең атказанган артисты, БРның халык артисты Аскар АБДРАЗАКОВ (бас).

23 август концертында солистлар: РБ Артур НАЗИУЛЛИН (кларнет), Үзбәкстанның халык артисты Женисбек ПИЯЗОВ (бас-баритон).

Фестивальне ябу концертында Е. Ф. Светланов исемендәге Русия дәүләт академия симфоник оркестры катнашуы көтелә. Дирижёры – РБ халык артисты Дмитрий КРЮКОВ.

Фестиваль программасы аныклана.

 

Классик музыка яратасызмы?
Классик музыка яратасызмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: