Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә БР Башлыгының эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Азат Бадранов хәбәр иткәнчә, программа дүрт өлештән торачак. "Хәләл" стандарты буенча җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмә-ярминкәсе булачак.
Икенче блокта зур эшлекле программа каралган. Түгәрәк өстәлләрдә катнашучылар Евразия атларының абориген токымнарын саклау һәм үрчетү, башкорт токымнары атларын кулланып ат спортын үстерү, Урал аръягында туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Шулай ук башкорт атын үрчетү проблемалары һәм аларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Радий Хәбиров республиканың ат үрчетүчеләре белән очрашырга ниятли.
Өченче иҗат блогында башкорт курчак театры махсус фестивальгә әзерләнгән интерактив спектакль күрсәтәчәк. Моннан тыш, республика үзешчәннәре һәм сәнгать осталары чыгыш ясаячак.
Дүртенче блокта спорт ярышлары көтелә.
Чыганак: Башинформ.
Валерий Шахов фотосы.