-5 °С
Болытлы
Юмагуҗа һәм Нөгеш гидротөеннәреннән чыгарылган су агымын арттырганнар. Бу көчле яңгырлар яуганнан соң су күләме арту сәбәпле булган. Бу хакта "Башкортстан" милли паркының телеграм-каналы хәбәр итә.
Июльдә Башкортстанда айлык явым-төшем башка еллардагыдан 4 тапкырга диярлек артык булган. Республика елгаларында суның биеклеге 1,5 дән 2 м га кадәр менгән.
Экология министрлыгында эшче төркем республика сусаклагычларының махсус эш режимын кертү турында карар кабул итте. Аларны тәүлек әйләнәсенә күзәтәләр.