-5 °С
Болытлы
Сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Җирдә магнит давыллары көтелә, дип хәбәр итте "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус.
Аның сүзләренчә, яңа фаразлар магнит давылларының югары ихтималлыгын раслый һәм бүген, 30 июльдә, алар көчле саналган G3 дәрәҗәсенә, ә чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе уртача G2 дәрәҗәсенә кадәр җитәчәк.
Синоптик билгеләп үтүенчә, магнит давылы узган төнне үк көтелгән, ләкин геомагнит кыры тыныч калган һәм Мәскәү вакыты белән төнге 3:19 дан соң гына тотрыксыз хәлгә күчкән.