Барлык яңалыклар
Новости
23 июль , 09:39

Өченче каттан егылып имгәнгән

Балалар йортында тәрбияләнгән 15 яшьлек кыз егете янына тәрәзәдән төшмәкче булган.

Өченче каттан егылып имгәнгән
Өченче каттан егылып имгәнгән

Уфаның Орджоникидзе районы буенча Тикшерү бүлеге 15 яшьлек кызның имгәнүе турындагы хәлне тикшерә.

Беренчел версия буенча, 22 июльдә төнлә балалар йорты тәрбияләнүчесе өченче каттан егылып төшеп, җәрәхәтләр алган. Аның тәрәзә аша учреждениедән качарга тырышуы фаразлана. Аннан соң кыз бала медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Төбәк тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу кыз бер егет белән очрашып йөргән һәм социаль учреждениедән качуы беренче генә түгел. Бу юлы ул исә качып чыгуның яңа төрен сайлаган: берничә җәймәне бәйләп,  өченче каттан үрмәләп төшмәкче булган. Ләкин кинәт ычкынып киткән һәм, егылып төшеп имгәнгән. Әлеге вакытта хәле авыр, әмма түзәрлек, стабиль.

Чыганак: Башинформ.

Өченче каттан егылып имгәнгән
Өченче каттан егылып имгәнгән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: