Барлык яңалыклар
Новости
4 июль , 11:09

Сәламәтлеге чикле кешеләргә игътибар күрсәтелә

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәмгә юнәлтелгән "Бәхет – ул бергә булу" проекты турында сүз барды.

Сәламәтлеге чикле кешеләргә игътибар күрсәтелә
Сәламәтлеге чикле кешеләргә игътибар күрсәтелә

2024 ел Башкортстанда Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан республикада байтак проектлар гамәлгә куела.

Русиянең эшлекле хатын-кызлары" оешмасының "Бәхет – ул бергә булу" медиапроектына "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматый ярдәм күрсәтәчәк. Проект җәмгыятьтә инвалидларга игътибар юнәлтү, аларга таяныч булдыру максатын тота.

Матбугат конференциясендә  "Башинформ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире  Руслан Шәрәфетдинов, проектның илчесе Гөлнара Нәфыйкова, Башкортстан Башлыгы Грантлары фондының бүлек җитәкчесе урынбасары  Юлия Косарева, "Русиянең эшлекле хатын-кызлары" оешмасының төбәк бүлеге  рәисе Альбина Фәрхетдинова катнашты. Алар проектның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Медиапроект кысаларында  изге эшләр башкаручы инвалидлар турында [email protected] адресына   "Счастье — это вместе" билгесе белән кабул ителә.

Сәламәтлеге чикле кешеләргә игътибар күрсәтелә
Сәламәтлеге чикле кешеләргә игътибар күрсәтелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: