Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь , 13:31

Ризыкка игътибарлы булу кирәк

Калтасы районында бер гаиләдән берьюлы биш бала ярымфабрикат ризыгы ашап агуланган.

Ризыкка игътибарлы булу кирәк
Ризыкка игътибарлы булу кирәк

Калтасы районында бер гаиләдән биш бала  ярымфабрикатлар белән агулану аркасында хастаханәгә озатылган. Әлеге хәл Кәкүш авылында 1-13 яшьлек балалар белән була.

Балалар тефтельләр ашагач, бераз вакыттан кинәт хәлсезлек тоя, коса башлый,  температуралары күтәрелә.  Аларны Калтасы үзәк район хастаханәсенә озаталар. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң  Нефтекама  шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә күчергәннәр. Бүгенге көндә балаларның хәле яхшыруга бара. 

Роспотребнадзор хезмәткәрләре килеп чыккан хәлне күзәтүгә алган.

Фото: freepik.

Ризыкка игътибарлы булу кирәк
Ризыкка игътибарлы булу кирәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: