Барлык яңалыклар
Новости
26 июнь , 14:39

"Гаилә белән укыйбыз"

Китап сөючеләр игътибарына! Бөтенрусия конкурсы сезне көтә. Русия дәүләт балалар китапханәсе 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләрне  "Бөтен гаилә белән укыйбыз" бөтенрусия конкурсында катнашырга чакыра. Катанашу шартлары түбәндәгечә. 

"Гаилә белән укыйбыз"
"Гаилә белән укыйбыз"
Конкурста катнашу өчен видеоролик төшерергә кирәк була, анда төрле буын гаилә әгъзаларының китап  уку күренешләре чагылырга тиеш.
Конкурс ике номинациядә үткәрелә: «Проза» һәм «Поэзия».
Эшләрне кабул итү 2024 елның 30 сентябрендә тәмамлана. Һәр номинациядә өчәр җиңүче гаилә билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар, китап бүләкләре тапшырылачак. Алар өчен шулай ук мәдәни программа оештырылачак. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 2024 елның декабрендә узачак.
Сылтама: https://want2read.ru/
 
Конкурсның максатлары: гаиләдә китап уку мәдәниятен  үстерү; гаиләләрне системалы укуга җәлеп итү; гаилә укулары традицияләрен яңарту һәм дәвам итү;  балалар һәм өлкәннәрнең аралашуы өчен шартлар тудыру; үсеп килүче яшь буында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга ярдәм итү.
"Гаилә белән укыйбыз"
"Гаилә белән укыйбыз"
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: