Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь , 09:17

Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәмгә

Сәламәтлеге чикле булучылар, шулай ук көллиятләрдән яисә коррекцион мәктәпләрдән соң бик күп чыгарылыш укучылары эшкә урнаша алмый. Аларны эшкә әзерләү, кирәк була калса, яңадан укыту бурычы тора.

Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәмгә
Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәмгә

Башкортстанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль һәм хезмәт интеграциясе мультиүзәге булдырылачак.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова "Дөресен әйткәндә" программасында хәбәр итүенчә, республика хөкүмәтенең бу хактагы карары 27 мартта имзаланган. Бу мультиүзәктә эш бирүчеләр заказы буенча конкрет эш урыннарына  әзерләячәкләр.

"Көллиятләрдән яисә коррекцион мәктәпләрдән соң бик күп чыгарылыш укучылары эшкә урнашмый, эш бирүчеләр  элек алар белән кызыксынмады, хәзер дә алар турында белми, шуңа күрә кешеләр өйләрендә утырырга мәҗбүр. Без аларны актив тормышка җәлеп итәргә җыенабыз. Колл-үзәк хезмәткәрләре -- инде утопия түгел, ә чынбарлык, бүген бу мөмкин хәл», -- дип билгеләп үтте Иванова.

Чыганак: Башинформ. 

Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәмгә
Сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә ярдәмгә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: