11 июньдә Уфаның Матбугат йорты алдында Абунәче көне үтте. Көн ямьле. Журналистлар редакцияләрдән урамга сибелде. Басмаларның тугры дуслары яраткан гәзит-журналларына язылды, китап сәүдәсе, күргәзмәләр оештырылды. Күренекле артистлар чыгыш ясады. "Тулпар"ның тугры дуслары журналга язылды.
Бу көнне язылуны 10% ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин булды. Шулай ук өстәмә ташлама 1 һәм 2 төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә бирелде.
Шунда ук абунәчеләр арасында кыйммәтле призлар уйнатылды, алар арасында велосипед, тостер, электр чәйнеге бар иде.
Моннан тыш, СВОда катнашучыларның гаиләләренә, тыл хезмәтчәннәренә, туганнарына һәм якыннарына "Башкортстан Республикасы" нәшрият йортында нәшер ителүче басмаларны яздырып бүләк итүчеләр шактый иде. Мәсәлән, Хәзинә-тур" җитәкчесе Комил Сираҗетдинов исә Краснокама районында яшәүче әнисенә "Тулпар" журналы яздырып бүләк итте.