Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь , 10:00

Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?

Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимирова, Заһир Шәяхмәтов (Заһир Байык), Ян Лира һәм башка билгеле артистлар Уфаның Матбугат йорты алдында чыгыш ясаячак. 11 июньдә 11 сәгатьтә биредә Абунәчеләр көне башлана. Яраткан матбугат басмаларыгызга, шул исәптән бик шәп журнал "Тулпар"га ташламалы бәягә язылу оештырыла. Килегез, күңелле булачак! 

Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?
Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?

Башкортстан  республика массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри бәйрәме алдыннан (ул 14 июньдә билгеләп үтелә) Матбугат йорты барлык дусларын елдагыча бәйрәмгә чакыра. Абунәчеләр көнен «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты инде берничә ел рәттән оештыра.

Уфадагы Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта кунакларны бай программа көтә: журналистлар, язучылар, сәясәтчеләр белән очрашулар, китап сәүдәсе, халык иҗаты эшләнмәләре һ.б.

Һәм, әлбәттә, Башкортстанның билгеле артистлары, мәдәният һәм сәнгать осталары концерты көтелә. Алар арасында Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкарнаев, Заһир Шәяхмәтов (Заһир Байык), Гөлназ Биктимерова, Ян Лира бар.

Басмалар үз язылучылары өчен бүләкләр һәм сюрпризлар әзерләде. Бу көнне язылуны 10% ташлама белән рәсмиләштерергә мөмкин. Шулай ук өстәмә ташлама 1 һәм 2 төркем инвалидларга, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә бирелә.

Шунда ук абунәчеләр арасында кыйммәтле призлар уйнатылачак, алар арасында велосипед, тостер, электр чәйнеге бар. Лотерея 14.00 сәгатьтә башлана.

Моннан тыш, теләге булган һәркем игелекле эштә катнашырга һәм  СВОда катнашучыларның гаиләләренә, тыл хезмәтчәннәренә, туганнарына һәм якыннарына «Башкортстан Республикасы» нәшрият йортында нәшер ителүче теләсә кайсы басманы яздырып бүләк итә ала. Бу эстафетаны социаль челтәрләрдә дусларыңа тапшыру, фотоларны #ДобраяПодписка хештегы белән урнаштыру хуплана.

Бәйрәм 11 июньдә 11.00 сәгатьтә башланачак.

 

Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?
Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?
Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?
Нәзифә Кадыйрова, Руслан Зөлкәрнаев, Гөлназ Биктимированы якыннан күрәсегез киләме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: