Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь , 12:32

Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты

"Иҗатыбыз – халыкка" проекты иҗат әһелләрен берләштерә. 

Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты
Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты
Илеш районының Рсай авылында иҗатташлар очрашуы узды. Проектның авторы – "Балкыш" әдәби төркеме әгъзасы Рәзиф Тәлгать улы Галиев. "Иҗатыбыз – халыкка"
проекты иҗат кешеләрен берләштерү максатын куя. Рсай авылында эшләгән, авыл тормышында үзләренең иҗади эзләрен калдыручылар,  бүгенге көндә читтә яшәп иҗат итүчеләр, шулай ук Югары Яркәйдә “Маяк” редакциясе каршында эшләп килүче "Балкыш", үзәк китапханәнәдә оешкан "Илһам" әдәби берләшмәләре әгъзалары халык алдында үз әсәрләре белән уртаклашты.
Рсай авылында  бу чара инде икенче тапкыр үткәрелә. "Балкыш" әдәби берләшмәсе тарафыннан тормышка ашырылучы  проект бары тик Рсай авылында үтүче традицион очрашу булып калсын иде,  дигән теләктә күпләр.
Бәйрәмдә Казаннан кайткан кадерле кунагыбыз профессор Фәрит Габдел улы Ялалов, Уфа шәһәреннән Башкортстанның халык артисты Фирдус Шәрәфуллин, җырчы Илгиз Әхмәтшин,  биюче-мөгаллимә Фәриха Моратшина, Благовар районыннан җырчы Рөстәм Вәлиев һәм шулай ук иҗатны тормышының алыштыргысыз юлдашы иткән,  язмышлары Рсай авылы белән бәйле булган шәхесләр катнашты.
 
Мәрьям ШӘМСИЕВА.
Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты
Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты
Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты
Илеш иҗатчылары Рсайда очрашты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: