Барлык яңалыклар
Новости
24 Май , 20:12

Уфаны китап басты!

24 май Уфада “Китап-Байрам” икенче Халыкара китап ярминкәсе башланды.

Уфаны китап басты!
Уфаны китап басты!

Ярминкә кысасында  Русия Язучылар берлегенең күчмә пленумы узды. Ул “Халыклар Дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы” дигән темага үтте. Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов биредә пленум үткәрү мөмкинлеге өчен Башкортстанга рәхмәт белдерде һәм иҗади оешманың барлыкка килү тарихын  искә төшерде. Аның сүзләренчә, Уфада 1958 елның апрелендә СССР Язучылар берлегенең күчмә пленумы уздырыла, анда РСФСР Язучылар берлегенең беренче оештыру съезды датасы билгеләнә.

Николай Иванов төбәктәге әдәби процесска ярдәм итүе, Башкортстан Язучылары берлеге проблемаларына игътибарлы булуы, укучыларны рухи-әхлакый тәрбияләгән китапларны таратуга ярдәме өчен Радий Хәбировка “Әдәби Русиянең төбәк җитәкчесе” (“Губернатор литературной России”) дигән мактаулы исем тапшырды.
Китап бәйрәмендә Русия Федерациясенең 18 субъектыннан, шулай ук 6 якын чит илдән 223 нәшрият үз китапларын тәкъдим итә. Чаралар 60 мәйданда бара.

“Китап-Байрам” күргәзмәсендә матбугатка язылу да оештырылган. Ярминкәдә көн саен 18.00 сәгатьтә “Башкортстан Республикасы нәшрият йорты”ның гәзит һәм журналларына язылучылар арасында призлар уйнатылачак.

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: