Барлык яңалыклар
Новости
22 Май , 10:02

"Китап-Бәйрәм"нән балалар читтә калмаячак

Балалар фестивалендә бихисап остаханәләр эшләячәк.

"Китап-Бәйрәм"нән балалар читтә калмаячак
"Китап-Бәйрәм"нән балалар читтә калмаячак

«Китап-Бәйрәм»дә  балалар фестивале дә оештырыла. Мәйданчыкка килүчеләрне Башкортстан символларына, китап персонажларына һәм Александр Пушкинның әкиятләренә багышланган мастер-класслар көтә. Билгеле булуынча, А. С. Пушкинның тууына быел 225 ел тула. 

Остаханәләрдә яшь катнашучыларны йомшак уенчыклар ясарга, бизәргә, тукымага сурәт төшерергә өйрәтәчәкләр. 

Фестивальгә Мәскәү, Рязань, Курск һәм башка шәһәрләрдән кунаклар, бабалар китаплары авторлары  килүе көтелә.

Кыскасы, кызык һәм фәһемле булачак бу чарага сабыйларыгызны алып килергә тырышыгыз, дуслар! 

"Китап-Бәйрәм"нән балалар читтә калмаячак
"Китап-Бәйрәм"нән балалар читтә калмаячак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: