+26 °С
Ясно
Уфада Айгиз Баймөхәммәтовның урыс теленә тәрҗемәдә «Я птицей обернусь» повестьлар җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкка өч повесть кертелгән. Аларда гаилә мөнәсәбәтләренең актуаль проблемалары күтәрелә. Автор фикеренчә, гаилә – һәр кеше тормышының иң мөһим һәм әһәмиятле өлешләренең берсе. Һәм бу яшүсмерләр өчен аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы идеяне автор әлеге җыентыкка кертелгән һәр әсәрендә үткәрә. Тәрҗемә авторлары – Зөһрә Буракаева, Айгөл Гайнуллина. Җыентык Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты тарафыннан тәкъдим ителә. Яңа китапны 24-26 майда Уфада үтәчәк «Китап-Бәйрәм» китап ярминкәсендә сатып алырга мөмкин булачак.