Новости
16 Мая 2024, 04:37

Уфа китап ярминкәсенә әзерләнә

"Китап-бәйрәм" халыкара фестивале алдыннан Уфада берничә урында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Уфа китап ярминкәсенә әзерләнәУфа китап ярминкәсенә әзерләнә
Уфа китап ярминкәсенә әзерләнә

Уфада "Китап-бәйрәм" халыкара фестиваленә әзерләнү тулы көченә бара. Моның өчен шәһәрнең тарихи үзәгендә берничә урам транспорт өчен вакытлыча ябылып торачак, дип искәртә башкала мэриясенең матбугат хезмәте.

21 майдан 28 майга кадәр Пушкин урамында (Цюрупа урамыннан Ленин урамына кадәр арада), Совет урамында (Зәки Вәлиди урамыннан Пушкин урамына кадәр арада) хәрәкәт чикләнәчәк.  2нче "Китап-бәйрәм" халыкара китап ярминкәсе 2024 елның 24-26 майда Уфада Совет мәйданында узачак. Анда катнашу өчен 164 нәшрият гариза биргән.

Чыганак: Башинформ.

Уфа китап ярминкәсенә әзерләнә
Уфа китап ярминкәсенә әзерләнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас