7 майда Республика яшьләр психологик үзәгенең конференц-залында яшьләр сәясәте учреждениеләре психологларын укыту программасы кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен брифинг үтте.
Аны Башкортстанның Яшьләр дәүләт комитеты, Республика Яшьләр психологик үзәге оештырды.
Чараны Башкортстанның Яшьләр дәүләт комитеты рәисе Вито Фладис улы Сабиров ачып җибәреп, республикада яшьләргә психологик ярдәм үзәкләренең халыкка бушлай ярдәм күрсәтүен, анда 35 яшькә кадәр егет һәм кызларның мөрәҗәгать итә алуын билгеләде. Узган елдан башлап, бу үзәкләрдә СВОда катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына да психологик ярдәм күрсәтелә башлады.
Кабул итүгә язылу өчен телефон: 83472728287.
Ышаныч телефоны: 89997573145.
Брифингта федераль эксперт, клиник һәм хәрби психолог, педагогия фәннәре кандидаты, "Таяныч" психологик үзәге җитәкчесе Виктория Анатольевна Голобородова катнашты. Аның моңарчы яман авырудан интегүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе булган.
Ул СВОда катнашучыларның тыныч тормышка кайткач, реабилитациягә мохтаҗ булуын сөйләде. Бер курс 12 очрашуга тәгаенләнгән, алар 1-1,5 сәгать дәвам итә. Әлегә психологларга мөрәҗәгать итүчеләр күп түгел, әмма арта бара. Килүчеләрнең күпчелеге гаилә мөнәсәбәтләре проблемалары турында сөйли, посттравматик стресс, агрессивлылык, конфликтлылык, гаеп хисе, җәмгыятьтән читләшү, фронт ностальгиясе кебек халәтләр турында хәбәр итә. Аларга ярдәмдә ДПДГ, Джекобсон һ.б. төр алымнар кулланыла.
Хатын-кызлар, гадәттә, психологларга килми. Ирләр тиз генә үзен кулга ала. Әмма ары таба югалып калырга мөмкин. Хатын-кыз исә башта югалып калса да, аннан күнегә, бирешеп бармый, ди психологлар.
Иң авыры күчеп китәргә мәҗбүр булучылар белән эшләү булып чыккан. Моның өчен зур сабырлык таләп ителә, аларга иң тәүдә яшәү шартларын булдыру кирәклеге көн үзәгенә баса.
Белешмә:
Республика яшьләр психологик үзәгенең Уфада (Пархоменко ур., 133/1), Благовещенда (Совет ур., 11) офислары бар. Моннан тыш республика буенча филиаллары да булдырылган. Үзәк филиал Стәрлетамакта (Кара диңгез ур., 10), Көньяк филиал -- Баймак (Тынычлык ур., 1), Сибай (Таучылар ур., 40), Мәләвез (Октябрь ур., 6) шәһәрләрендә, Көнбатыш филиал -- Дүртөйле (Чеверев ур, 7), Агыйдел (Беренче төзүчеләр ур., 7а) шәһәрләрендә, Төньяк филиал Югары Кыйгыда (Совет ур., 16), Олы Ыктамак (Ленин ур., 20), Аскын ( Совет ур., 17) авылларында урнашкан.