Новости
6 Мая 2024, 07:13

Бер минут тынлык

8 майда Башкортстанда "Бер минут тынлык" акциясе  үтәчәк.

Бер минут тынлыкБер минут тынлык
Бер минут тынлык

"Русиянең үлемсез полкы" хәрәкәтенең төбәк штабы хәбәр итүенчә, 8 майда гомумреспублика акциясе узачак. Бу көнне бер үк вакытта бөтен Башкортстан бер минутка тын калып, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алачак.

"Бер минут тынлык" акциясе фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның якты истәлегенә багышлана.

Тантана җирле вакыт белән сәгать 10.50 дән 11.20 гә кадәр арада оештырыла.

Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу чарасын эш урыннарында, уку кабинетларында, актлар һәм спорт залларында яки ачык һавада уздырырга мөмкин.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

Фото: БСТ.

Бер минут тынлык
Бер минут тынлык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас