+1 °С
Ачык
Автоһаләкәткә юлыккан 21 яшьлек Регинаның хәле билгеле булды. "Честный репортаж" ТГ-каналы хәбәр иткәнчә, Регина бер атнадан соң күзен ачкан, әмма кызның әйләнә-тирә дөньяга реакциясе юк. Аның хәле һаман да бик авыр булып кала бирә.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте 19 апрель иртәсендә булган иде. Уфадан чыккан юлдан югары тизлектә барган җиңел машина су ташучы йөк машинасына барып бәрелгән. Салонда 7 яшь кеше булган. Авария нәтиҗәсендә биш кеше үлгән, икесе исән калды. Регинаның егете Алексейның хәле чагыштырмача яхшырак, ул нейрохирургия бүлегендә ята, дип хәбәр итәләр.