+23 °С
Дождь
24 апрель көнне “Башкортстан” дәләт концерт залында Башкортстан Республикасы вузлары арасында “Студент язы” республика гала-концерты узды. Республика югары уку йортлары студентлары иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча проектның гран-при ияләре булып 16 студент һәм команда танылды.
Гала-концертта шулай ук Уфа, Нефтекама, Бөре, Стәрлетамак көллиятләре студентлары катнашты.
Төбәк этабында җиңүчеләр «Русия студент язы» XXII Бөтенрусия фестивалендә катнашу мөмкинлеген алачак, ул Саратовта 26 майдан 1 июньгә кадәр узачак.
Чыганак: https://gkzbashkortostan.ru/news/gala-konczert-studencheskaya-vesna.