Ел дәвамында конкурс популярлаша бара һәм Башкортстан тәҗрибәсе белән күрше төбәкләр дә кызыксына башлады. Конкурс Башкортостан Республикасы Башлыгы гранты хисабына һәм төбәк Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Русия Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья Башкорт корылтае президиумы рәисе Эльвира Аеткулова билгеләп үткәнчә, конкурста катнашу һәм җиңү авыл халкының яшәү рәвешен үзгәртә, кешеләрдә мәдәни вакыйгаларга, спортка карата кызыксыну барлыкка китерә һәм алкогольгә тартылуны юкка чыгара.
2023 елның 1 сентябрендә старт алган муниципаль этапка 52 муниципалитеттан 1070 гариза бирелүе бәйгенең популярлыгы турында сөйли.
Чыганак: Башинформ.